"Беләге бар берне егар,
белеме бар меңне егар."



Фотолар
"36 часов до чуда"
 Укытучы елы
 Форумда

Ахыргы 3 сообщение

Тема: Задания для подготовки B3
Автор: Ansar

Тема: Задания для подготовки B3
Автор: Ansar

Тема: Задания для подготовки B3
Автор: Ansar

 Банерлар



Форум belem.ru

Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе
 Безнең банер
 
 
 
 Статистика
 Яңалыклар: 62
 On-line сайтта: 7
 
 
 

Балтач гимназиясенең “Реал” балалар оешмасы:

Укытуның бурычлары:
   1.Күпьяклы һәм тирән белем бирү нигезендә укучыларда дөньяга тулы караш формалаштыру.
   2.Укучылар белән шәхси эшләү нигезендә уңайлы уку шартлары булдыру,аларда шәхесне үстерү чарасы буларак үзконтроль күнекмәләре формалаштыру.

Тәрбияләү бурычлары:
   Әхлаклы,физик яктан сәламәт,иҗади эшләргә сәләтле булган шәхес формалаштыру.

Үсешнең бурычлары:
   Белем алу барышында укучыларның гомуми культурасын үстерү.

Сәламәтләндерү бурычлары:
   Сәламәт яшәү технологияләре аша балаларның сәламәтлеген һәм сәламәт яшәү күнекмәләрен камилләштерү.


Балтач гимназиясе призына хоккей турнирлары

   Ноябрьдән март аша кадәр гимназиядә хоккей уеннары оешкан тәстә гөрләп үтә.Ел саен 23 февральдә гимназиянең бозында укучылар, укытучылар, әтиләр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнашында зур хоккей турнирлары үткәрелә.
   Районда үткәрелгән хоккей ярышларында барлык хоккей сөючеләр дә катнаша алмау сәбәпле, бу уеннарда теләге булганнар бик теләп катнашалар.
   Уеннар бик матур, тәртип бозуларсыз, дустанә үтә.Җиңгән команда күчмә кубок бәлән бүләкләнә.Бу бәйрәм кайнар чәй өстәле артында тәмамләнә.


“Чаңгы юллары -200...”

   Гимназиядә һәр елдагыча 1 нче февральдән “Чаңгы юллары -200...” акциясе старт ала. Бу акциянең максаты- саф һавада чаңгыда йөрү һәм чаңгы спортын популярлаштыру. Бу акциядә барлык укучылар да, әти-әниләр дә, укытучылар да бик теләп катнашалар.Барлык катнашучыларның да чаңгыда йөрү километрлары ел саен аерым бер стендта чагылыш ала һәм иң күп йөрүчеләр билгеләнелә.
   Җинүчеләргә махсус бәләкләр тапшырыла.


Балтач гимназиясе кубогына чангы эстафетасы

   Чангы сезонының иң күңелле бәйрәме 8 нче Март алдыннан була. Анда укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр катнаша. Бәйрәм сыйныф командалары арасында эстафета ярышлары рәвешендэ үткәрелә. Һәр команда 4 кешедән – 1 кыз, 1 малай, 1 хатын-кыз, 1 ир-аттан тора. Соңгылары укытучылар һәм әти-әниләр арасыннан санала.
   1 нче этата 1-11нче сыйныф кызлары берьюлы ярыша башлый, ләкин дистанция 1 нче сыйныфлар өчен 0,8 км, ә 11 ләр өчен 2 км. Дистанциянең мондый дифференциаль булуы һәр этапта саклана.
   Бәйрәм: “Җинү түгел, катнашу мөһим!”-дигән Олимпия уеннары принцибы буенча уздырыла. Монда чаңгыларда йөрергә яратучы һәркем катнаша ала. Бәйрәм күңелле музыка (күчмә аппаратура эшли) һәм кайнар чәй (аны хәр класс оештыра) бәйрәмгә тагын да ямь өсти, күңелләрне күтәрә.
   Бәйрәмдә катнашучылар истәлек язуы, ә җиңүче командалар махсус призлар белән бүләкләнә.


Машина йөртүче әти-әниләр белән очрашу

   Безнең гимназиядә укучы балаларның гаиләләрендә автомобильләр бар. Һәм аларга балаларның җәяүле һәм пассаңир буларак сәламәтлекләрен саклау, юлда һәм машинада куркынычсызлыкны булдырмау темасы аңлаешлы һәм якын. Шофер әти-әниләр юлда транспортның күп булуы, юлның начарлыгы белән һәм тротуарлар юклыгы белән бик борчулы, болар барысы да юлда травма алу мөмкинлеген тагын да арттыра дип саныйлар.
   Алда саналып киткән проблемалар профессионал шофер әти-әниләр очрашуында сөләшенде, алар арасында әти-әниләр, укытучылар да бар иде. Кичә “шофер-профессионал”, “шофер-хатын-кыз”, “Шофер-укытучы” командалары арасында, ярыш формасаында узды. Барлык сораулар да юлда килдеп чыга торган проблемалар белән бәйле иде. Катнашучыларның сорауларга җавапларын ГИБДД һәм социаль хезмәткәрләр бәяләде.
   Кичәдә катнашучылар балаларга юлда игътибарлы, ашыкмыйча йөрүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Һәм катнашучылар, үз чиратында, юлда балалар хәрәкәте зур булган җирдә тагын да игътибарлы булырбыз дип сүз бирделәр.

 Актуаль

1 сентябрь 2010 ел
ФОТОРЕПОРТАЖ

 Укучыларны котлыйбыз
Туган көнен үткәрәләр:
Гафиуллин Ринат 4А класс
КОТЛЫЙБЫЗ!!!
 ЭТС
 Конкурс
 Чыгарылыш евроальбом

альбомны карарга

 Контактлар өчен

*Адрес:
      422250
      Татарстан Республикасы,
      Балтач районы,
      штп. Балтач,
      Нариман ур. 108 йорт

*Телефон:
      (84368)25958

*Факс:
      (84368)24790