![]() |
"Беләге бар берне егар, |
![]() |
|
БАЛТАЧ ГИМНАЗИЯСЕ ТАРИХЫННАН. Балтач гимназиясенең тарихы бер үзенчәлекле вакыйгага бәйләнгән. Балтач урта мәктәбе укучысы Гөлчәчәк Закирҗанова 1990елның 1 маенда, хезмәтчәннәр бердәмлегенә багышланган митингта чыгыш ясады. Ул Балтач урта мәктәбе Балтач авылының барлык балаларын кабул итәрлек хәлдә түгел, бүгенге көндә икенче смена ачылу хакында сүз бара һәм әгәр дә 2нче номерлы мәктәп төзелү башланмаса, берничә елдан өченче смена ачылу котылгысыз дип сөйләде.Билгеле инде, бала авызы белән укытучылар фикере әйтелде… Бу чыгыш Балтачта икенче мәктәп төзергә дигән карар кабул ителүгә зур этәргеч булды. Төзелеш эшләре 1992елның августында башланды. Гимназия Балтачның төньяк-көнбатышында урнашкан 3 катлы бина 18-20 класс-комплектка хисапланган. Гимназия төзелешен өч ел дәвамында «Казаньхимстрой» трестының Шәмәрдәндәге 2нче ПМКсының Балтачтагы участогы алып барды. Аның җитәкчесе Закиров Рәис иде. Төзелеш барышында гимназия проектына шактый гына үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, түбә яңача проектланды, подвал өлеше дә шактый биек булды. 1994елда булачак мәктәпнең статусы турында сораулар барлыкка килде. Ул вакытта Татарстанның суверенлыгы игълан итү белән бәйле, һәр районда татар гимназиясе булдыру бурычы куелды. Шушы бөек идеялар дулкынында Балтачта Татар мәктәп-гимназиясе ачу турында карар кабул ителде. Беренче лицензия дә шул елны алынды. Шул вакыттагы РОНО мөдире Хәмит Хафизовичның бу адымы бик хаклы булды, чөнки гимназия ачылган елны лицензия артыннан йөрергә вакыт табылмаган булыр иде. Мәктәпне 1995елның уку елына тапшыру перспективасы инде 1994елның көзендә билгеле булды. Шул елны ук җылыту системасы үткәрелде – электр котельные эшли башлады. Балтач гимназиясенең беренче эшчесе – Насихов Рафис абый. Аның да кечкенә генә тарихы бар. Мәгариф министры Габдуллин Васил Габдуллович, төзелешне чираттагы карарга килүендә(сүз уңаеннан, өч елга сузылган төзелеш вакытында ул мәктәпне карарга өч тапкыр килеп китте) директорга болай диде: « Сиңа җиһаз ташу өчен машина бирермен, министерстводан гимназия ачылуга бүләк шул булыр, миннән башка әйбер өмет итмә, калганнары УКСтан кыс…». Фургонны 1994елның апрелендә бирелде. Биектау базасыннан автофургонны хәзерге район мәгариф бүлеге мөдире Закиев Вакыйф Мансурович (ул вакытта мәгариф бүлеге инспекторы иде) алып кайтты. Гимназиягә укытучылар һәм техник работниклар 1995 елның 1 августында тупланды. Укытучылар коллективы күзалланган балалар контингетына нигезләнеп җыелды. икенче мәктәп өчен туплау микрорайоны итеп Балтачның Ленин, Нариман, Тукай һәм Комсомол урамнары, райком кырыендагы «мунча» елгасыннан сул якта урнашкан урамнар билгеләнде. Укытучылар конкурс буенча сайлап алынды. Беренче чиратта, өстенлек кабул ителүгә билгеләнгән Балтач урта мәктәбеннән нибары 10 кешегә бирелде һәм аларның да күпчелеге яшь кадрлар иде. Шул сәбәпле гимназиягә башлыча яңа гына диплом алган укытучылар тупланды. Конкурс комиссиясе 3 кешедән торды: мәгариф бүлеге мөдире Хәсәнов Хәмит Хафизович, мәгариф министрлыгы инспекторлары Носкова Линура Гарифовна һәм Севостьянова Зөләйха Абдулловна. Сыйныфларга укучылар август буе тупланды. € укытучылар август буе иртәнге 7дән кичке 9га кадәр төзелеш пычрагын җыештырдылар. Ул елны гимназия коллективыннан бер генә кеше дә август киңәшмәсендә катнашмады. Традицион укытучылар Сабан туенда гимназия турында мыскыллы сүзләр әйтелгәнен ишеткәч, барлык укытучылар чын күңелдән рәнҗеде. Балтач гимназиясе 1995 елның 1 сентяберендә тантаналы рәвештә ачылды. Бәйрәмгә укучылар, әти-әниләр, төзүчеләр, Балтач халкы, районның авылларыннан делегацияләр – барлыгы 1000 гә якын кеше катнашты. Заманы өчен бик купшы, иркен, барлык уңайлыклары булган гимназия бинасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Ачылганда мәктәп-гимназия исеме белән йөртелде. 2001 елдан рәсми исеме Балтач гимназиясе. Гимназиядә балаларны укыту һәм тәрбияләү, аларның шәхси сәләтләрен ачу һәм үстерү юнәлешендә, алдынгы педагогик һәм техник технологияләргә нигезләнеп алып барыла. Укыту үзенчәлекләре – 2 нче класстан инглиз теле, информатика һәм хореография дәресләре, 5 нче класстан фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлеше, 10 класстан профилле укыту. Дәресләрдән соң тәрбияләү үзәкләре булып «Музыка», «Бию», «Театр сәнгате», «Валеология», «Татарча көрәш», «Сәламәтлек» студияләре тора. Аларга балалар 1-4 сыйныфта расписание буенча, 6 – 11 сыйныфта теләкләре буенча йөриләр. Спорт-сәламәтләндерү эше спорт секцияләре аша башкарыла. Алар чаңгы, җиңел атлетика, баскетбол, волейбол, гандбол, футбол, хоккей, теннис һ.б. Гимназиядә түбәндәге экспериментлар алып барыла: - Россия Федерациясенең «Гомуми белем бирүнең эчтәлеген сынау» исеме астында; - Россия Федерациясенең «Профиль алды һәм профилле укыту» исеме астында; - Татарстан Республикасының «Балаларны сәламәтлеккә өйрәтү» исеме астында. Гимназия эшчәнлегенең төп үзенчәлеге – укыту-тәрбия процессында катнашучыларның берәмлеген төзү. Моның өчен гимназиядә бик күп чаралар балалар, укытучылар һәм әти-әниләр белән бергә үткәрелә: «Гимназия көне», «Хоккей турниры», «Чаңгы бәйрәме» һ.б. - Татарстан Республикасының «Ел мәктәбе» бәйгесендә 1 урын (2000 ел); - Татарстан Республикасының «Иң яхшы мәктәпләр» бәйгесендә II урын (2004 ел); - Татарстан Республикасының «Мәктәп - сәламәтлек йорты» бәйгесендә 1 урын (2004 ел); - Татарстан Республикасының «Спорт – бик шәп шөгыль» бәйгесендә III урын; - Россия Федерациясенең инновацион программалар белән эшләүче мәктәпләр конкурсында җиңеп, Россия Президентының грантына ия булды (2006 ел); - Гимназия 2003 елдан «Сәламәтлеккә ярдәм итү буенча алтын дәрәҗәдәге мәктәп» булып тора; - 2005 елда Балтач гимназиясе «Сәламәтлеккә ярдәм итүче мәктәпләрнең Европа челтәренә» кертелде; - 2001 һәм 2005 елларда Балтач гимназиясе районның иң яхшы мәктәбе булып танылды. Гимназия – горурлыгым Рәйсә Шакирҗанова сүз.
Балтачның иң матур урынына Гел шулай матур төз булсын, Тирә-якка таралсын даны, ГИМНАЗИЯНЕҢ ТАНЫЛГАН УКЫТУЧЫЛАРЫ. - Михайлова Лариса Константиновна, инглиз теле укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Россия Федерациясенең Мәгариф Министрлыгы Мактау таныклыгы иясе; - Әскәров Ралиф Рафикович, физик тәрбия укытучысы, СССРның чаңгы буенча Спорт остасы, шәкертләре күп тапкырлар чаңгы буенча Татарстан Республикасы чемпионнары; - Никулина Ләлә Нурулловна, математика укытучысы, Татарстан Республикасының «Мәгарифтәге казанышлар өчен» билгесенә ия; - Исхакова Лилия Фоатовна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Татар әдәбияты дәресләрендә сәламәтлеккә өйрәтү» дигән уку ярдәмлеге авторы, күп тапкырлар татар теле һәм әдәбияты буенча республика предмет олимпиадалары призерлары хәзерләде; - Гөмәров Марат Фоатович, татарча көрәш тренеры, милли көрәш буенча Татарстанның Спорт остасы, шәкертләре даими рәвештә район ярышлары призерлары; - Хәкимҗанова Алсу Илдаровна, башлангыч сыйныфлар укытучысы, Шакирҗанова Рәйсә Илгизовна, Кузьмина Ильмира Гаднановна – рус теле һәм әдәбияты укытучылары, төрле җыентыкларда шагыйрә буларак танылган шәхесләр. ГИМНАЗИЯНЕҢ ТАНЫЛГАН УКУЧЫЛАРЫ. - Зиатдинова Гөлүсә, Закирова Регина – чаңгыда узышу буенча Татарстан Республикасы чемпионнары; - Әхкәмов Нияз Фәрит улы, Казанның «Ак Барс-2» уенчысы, күп тапкырлар халыкара турнирлар призеры; - Хәсәнов Тимур Камил улы, Казанның «Рубин-2» уенчысы, шулай ук халыкара турнирлар призеры. |
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||
![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
|