"Беләге бар берне егар,
белеме бар меңне егар."



Фотолар
Вечер встречи выпускников
 Укытучы елы
 Форумда

Ахыргы 3 сообщение

Тема: Задания для подготовки B3
Автор: Ansar

Тема: Задания для подготовки B3
Автор: Ansar

Тема: Задания для подготовки B3
Автор: Ansar

 Банерлар



Форум belem.ru

Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе
 Безнең банер
 
 
 
 Статистика
 Яңалыклар: 62
 On-line сайтта: 6
 
 
 

Безнең гимназиядә балаларга өстәмә белем бирү
системасы булдырылган һәм уңышлы гына эшләп килә

Өстәмә белем бирү системасына 7 студия һәм 5 түгәрәк керә

Студияләр

“Музыка һәм җыр” студиясе (җитәкчесе Әүбәкиров Ф.Ф.)
   Студия дәресләрендә балалар музыкаль инструментларның тарихы белән танышалар, композиторлар, җырчылар турында беләләр, үзләре җырлар өйрәнәләр, төрле бәйгеләрдә катнашырга әзерләнәләр.    “Музыка һәм җыр“ студиясе балары берничә тапкыр балалар һәм яшүсмерләр иҗаты “Йолдызлыгында” район бәйгесе җиңүчеләре булдылар.


“Биюләр” студисе (җитәкчесе Каюмова Р.М.)
   Студиядә дәресләр 9 елга исәпләнгән авторлык программасы буенча алып барыла:
   I Баскыч “Биюләр дөньясы”
   II Баскыч “Татарстан халыклары биюләре”
   III Баскыч “БДБ халыклары биюләре”
   IV Баскыч “Дөнья халыклары биюләре”
     Каюмова Р.М. Җитәкчелегендә куелган биюләр һәрвакыт үзләренең югары осталыклары белән аерылып торалар.      “Биюләр” студиясе нигезендә булдырылган “Пластилин” бию ансамбле “Йолдызлык” район бәйгесендә һәрвакыт дипломант булып киләләр.


“Театр” студиясе (җитәкчесе Әхтәмова Р.Р.)
   Студия нигезендә мәктәп сәламәтлек театры булдырылган һәм ул 7 ел эшләп килә.    Әлеге сәламәтлек театры ел давамында тамашачыларга 3-4 спектакль күрсәтә, Республика сәламәтлек бәйгесендә катнаша.


“Милли көрәш” студиясе (җитәкчесе Гөмәров М.Ф.)
   Студиядә дәресләр Гөмәров М.Ф. тарафыннан төзелгән авторлык программасы буенча үткәреләләр.    Студиядә малайлар һәм яшүсмерләр татарча милли көрәш серләренә өйрәнәләр, спортның әлеге төре буенча район һәм республика ярышларында катнашалар. Студиягә йөрүчеләр арасында күп тапкыр район һәм республика чемпеоннары бар.


“Валеология” студиясе (җитәкчесе Тавабилова А.М.)
   Балалар студиядә сәламәт яшәү нигезләренә, үзләренә һәм башкаларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр, массаҗның төрле ысуллары, сулыш алу гимнастикасы белән танышалар.    Студия балалары сәламәтлекне ныгытуга һәм саклауга юнәлдерелгән төрле күргәзмәләр үткәрәләр, газеталар чыгаралар, “Сәламәтлеккә өйрәнү” проектында актив катнашалар.


Спорт-сәламәтлендерү гимнастикасы” студиясе (җитәкчесе Накыйпова Ф.С.)
   Әлеге студиягә сәламәтлегендә теге яки бу тайпылышлар булган балалар йөри. Алар сәламәтләндерү гимнастикасы белән шөгыльләнәләр. Ә уку елы ахырында бу балалар, төрлегимнастик күнегүләр ясап, гимназия укучылары алдында чыгыш ясыйлар.


“Сәнгати үсеш” студиясе. (җитәкчесе Мәгъсүмова Л.Р.)
   Студияләрдә укучылар рәсем сәнгатенең төрләре белән танышалар, төрле чимал (агач камыр, балчык һ.б) белән эшләргә өйрәнәләр. Эшләр индивидуаль дә һәм күмәк тә башкарыла. Аларның иҗатлары белән һәрдаим оештырылучы “үзебез булдырган могҗиза” күргәзмәсендә танышырга була.



Түгәрәкләр

“Хуҗәбикә” (Җитәкчесе Хаҗиева Ф.Р.)
   Түгәрәккә йөрүчеләр татар милли ашларын әзерләү серләрен өйрәнәләр.


“Туризм” (җитәкчесе Мөхәрләмов Р.К. )
   Түгәрәктә укучылар җәйге һәм кышкы туризм үзенчәлекләрен өйрәнәләр, район конкурсларына һәм слётларына әзерләнәләр.


“Яшь журналистлар” (җитәкчесе Исхакова Л.Ф.)
   Түгәрәккә йөрүчеләр ай саен “Каурый каләм” газетасын чыгаралар. Газетаның һәр санында укучыларның үзләре язган шигырь - әкиятләре, хикәяләре,мәкаләләре урын ала.


“Театр” түгәрәге (җитәкчесеХәкимҗановаА.И.)
   Түгәрәккә 3 нче б сыйныфы укучылары йөри ( мәктәп сәламәтлек театрының    Кече төркеме) Түгәрәкнең җитәкчесе Алсу Илдаровна үзе сценарийлар авторы да , спектакльләрне сәхнәгә куючы режиссёр да. Алар еш кына балалар бакчаларында, балалар йортларында, Чепья тернәкләндерү үзәгендә чыгыш ясыйлар.


“ Сәламәтлек Әхлак” ( җитәкчесе Зарипова Р.Р )
   Түгәрәк эшенең төп бурычы – балаларга физик сәламәтлекне ныгытуга өйрәтү белән беррәттән әхлак сәламәтлеген кайгыртырга да өйрәтү.
   Девизы : “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”

 Актуаль

1 сентябрь 2010 ел
ФОТОРЕПОРТАЖ

 Укучыларны котлыйбыз
Туган көнен үткәрәләр:
Гафиуллин Ринат 4А класс
КОТЛЫЙБЫЗ!!!
 ЭТС
 Конкурс
 Чыгарылыш евроальбом

альбомны карарга

 Контактлар өчен

*Адрес:
      422250
      Татарстан Республикасы,
      Балтач районы,
      штп. Балтач,
      Нариман ур. 108 йорт

*Телефон:
      (84368)25958

*Факс:
      (84368)24790