|
11/01/12 "Гимназиядә сәламәтләндерү лагеры"
Кышкы каникуллар чорында гимназия базасында сәламәтләндерү лагеры эшләде. Гимназиядә укучы 70 бала төрле чараларда катнашып матур ял иттеләр, икенче яртыеллыкка көч тупладылар.Юнәлешле ял итү үзенең матур нәтиҗәләрен дә бирер дигән өмет бар...
9/01/12 "3 нче чирек"
Бүген өченче чирек башланып китте.Барлык укучылар да көч җыеп укырга килделәр.
27/12/2011 "Яңа ел бәйрәмнәре"
Балтач гимназиясендә Яңа Ел бәйрәмнәре гөрләп узды. Мәктәп укучылары өчен 27 һәм 28 нче декабрь көннәрендә елка бәйрәмнәре булды, ә иң зур һәм барлык яшьләрнең яраткан бәйрәме 30 нчы декабрь көнендә - «Карнавал исполнения желаний» узды. Бу көнне иртән балаларны үзенең бүләкләре һәм тылсымлы таягы белән Кыш Бабай каршы алды. Шуннан соң балалар бәйрәм рухы кергән һәм гади генә булмаган дәресләргә таралыштылар. Бәйрәм яңа ел фейервергы һәм «серпантин» белән тәмамланды.
23/12/11"Китап уку елы уңаеннан..."
2011-2012 нче уку елы Балтач гимназиясендә Китап уку елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан 23 нче декабрь көнне 7-10 сыйныф укучыларын Балтач үзәк китапханәсендә эшләүче китапханәчеләр- Сәрия Ситдыйкова һәм Гөлшат Мортазина татар язучыларының яңа китаплары белән таныштырдылар. Кызыклы, серле, мавыктыргыч китаплар арасыннан 7, 8 нче сыйныф укучыларына Алмаз Гыймадиевның “Без андый малай түгел” һәм Вакыйф Нуриевның “Карга карагы” китаплары; ә 9,10 сыйныфларга Әнәс Хәсәновның “Әнис алмалар” һәм Рәмзия Габделхакованың “Сират күпере” әсәрләре укырга тәкъдим ителде. Р.Әхмәтова
01/09/10 "1 сентябрь - Белем көне"
1 сентябрь – яңа уку елы башлану көне генә түгел, ә бар халык өчен белем бәйрәме дә. Балаларын җитәкләп беренче сыйныфка илтүче әниләрдән алып, "Кызым, тырышып укы!" - дип, студентка кызларын югары уку йортларына илтеп куючы әтиләргә дә зур бәйрәмдер бу.
Бу уку елында гимназия 16нчы тапкыр 44 беренче класс укучыларына ишеген ачты. Барлык укучыларны, укутучыларны һәм әти-әниләрне белем көне белән чын куңелдән котлыйсы килә. Яңа уку елы аларга зур уңышлар китерсен!!!
24/05/10 "Соңгы звонок"
Бүген гимназиянең 33 чыгарылыш укучысына соңгы звонок яңгырады. Бәйрәм линейкасыннан соң, укучылар укутучыларга концерт күрсәттеләр. Хэзер аларны БДИ көтә...
07/04/10 "Бөтендөнья саләмәтлек көне"
Бөтендөнья саләмәтлек көне уңаеннан гимназиядә төрле спорт чаралары үткәрелде. Иң кызыгы - укучылар белән укытучылар арасында үткән волейбол ярышы дип табылды. Төгәллерәк монда укый аласыз.
06/02/10 "ИКТ олимпиададан - 1 урын"
Балтач мәктәбе базасында 8-9 классларда укучылар арасында ИКТдан олимпиада үткәрелде. Барлыгы 43 балл җыеп Шәйхиев Илсур 1нче урынны яулады. Укутучысы: Мукминов Марат Наил улы. Олимпиаданын протоколын монда карап була
ӘФӘРИН ИЛСУР!!!
30/01/10 "Гимназия тагын беренче!"
Бүген, 30 гыйнвар көнне, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең интернет-сайтлары конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. Әлеге конкурста Балтач гимназиясе сайты "Иң мәгълүмати сайт" номинациясендә Iнче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды КОТЛЫЙБЫЗ!!!
25/01/10 "Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Хезмәтем нәтиҗәләре»(портфолио)бәйгесе"
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Хезмәтем нәтиҗәләре»(портфолио)бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Матур күрсәткечләргә ирешеп, гимназия укытучылары Исхакова Лилия Фоат кызы һәм Әхмәтова Рәисә Шамил кызының «Хезмәтем нәтиҗәләре» I урынга лаеклы булдылар. Котлыйбыз һәм алда да уңышлар телибез. Конкурс турында төгәллерәк монда белеп була.
14/01/10 “Хоккей буенча І урын”
14 гыйнварда Балтач районының узәк катогында 1999-2000 елдагы егетләр арасында хоккей ярышы булып узды. Балтач гимназиясе командасы І урынны алды, ә Хәкимов Ильяс иң яхшы уенчы булып танылды.
29/12/09 “Балтач гимназиясенең татар теле кабинеты Татарстан Республикасында иң яхшысы”
Исхакова Л.Ф. җитәкчелегендәге татар теле һәм әдәбияты кабинеты Республика кабинетлар конкурсында І урын алды.
11/12/09 “Макулатура җыю”
Шимбә көнне гимназия ишек алдында макулатура җыюы оештырылды. Барысы 3138 кг җыелды. 1-4 сыйныфлар арасында І урынны 3А сыйныфы алды;
5-7 сыйныфлар арасында І урынны 6Б сыйныфы алды;
8-11 сыйныфлар арасында І урынны 9Б сыйныфы алды.
25/11/09 “Әниләр көне”
Чәршәмбе көнне “Әниләр көне”нә багышланган кичә үткәрелә. Гимназиядә укучы балалары булган әнилэрне бәйрәмгә көтеп калабыз. Кичэ чәй өстәле артында, концерт номерлары белэн үрелеп барачак. Башлана 18.00 сәгатьтә.
23/11/09 “Район олимпиадаларының муниципаль этабы”
23 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр районда Республика фән олимпиадаларының район туры үткәрелэ. Укучыларга 18 төрле фән буенча үз белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк. Уңышлар телибез!
03-11/11/09 “Көзге каникуллар”
3 ноябрьдә I нче чирек төгәлләнә һәм көзге каникуллар башланачак. Һәрбер укучыга да яхшы ял итүләрен теләп калабыз.
30/10/09 “Баскетбол”
Балтач гимназиясе командасы районда узган баскетбол ярышында 1 нче урынны яулады.Котлыйбыз!
30/10/09 “Тормыш имиелеге нигезләрекурсы буенча ел укучысы”район конкурсы.
Җомга көнне Кече-Лызи мәктәбендә район укытучыларының “Тормыш иминлеге нигезлэре”курсы буенча “Ел укытучысы”конкурсы булып узды. Балтач гимназиясе укытучысы 1 нче урынны яулады.
28/10/09 “Иң көчле укучы”
28 октябрьдә 15.00 сәгатьтә, 8-11 сыйныф укучылары арасында гимназиянең иң көчле укучысын билгеләү өчен ярыш үткәреләчәк. Программада: 2 тапкыр гер күтәрү. Гернең авырлыгы:16 кг. Һәрбер катнашырга теләүчене көрәш залында көтеп калабыз.
24/10/09 “Гимназия көне”
Шимбә көнне “Гимназия көне”үткәрелде. Бу көн ял көне итеп игълан ителде. Көне буе гимназия укучылары төрле конкурсларда, викториналарда, мероприятияләрдә катнаштылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм дипломнар тапшырылды.
15/10/09 “Көзге бал”
Пәнҗешәмбе көнне һәр елдагыча традицион “Көзге бал” кичәсе үткәрелде. 11А сыйныфы җиңүче дип игълан ителде. 2 нче урын 11Б сыйныфына бирелде. Ә 3 нче урынны 9А һәм 9Б сыйныфлары бүлеште. Котлыйбыз!
15/10/09 ”Куркынычсызлык тәгәрмәче”
Балтач гимназиясе базасында Республика “Куркынычсызлык тәгәрмәче” конкурсының этабы булып узды. 14 команда арасында гимназия укучылары 1 нче урынны яулады.Командада Хакимов Ильяс, Нигъмәтжанов Рәйхан, Сабиржанова Алсинә, Сабирова Гөлназ катнашты. Алар барысы да 4А сыйныфы укучылары. Афәрин!
05/10/09 “Укытучылар көне белән”
Үзебезнең барлык укытучыларыбызны “Укытучылар көне белән тәбрик итәбез.Сәламәтлек һәм сабырлык телибез.Бәйрэм уңаеннан 14.00 сәгатьтә бәйрәм концерты уздырылачак.
19/09/09 "“Татарстан кроссы”"
19 нчы сентябрь көнне, татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй” уздырыла торган мәйданда, Бөтенрәсәй йөгерүчеләр көне билгеләп үтелә. Ул “Татарстан кроссы” исеме астында узачак. Әлеге чарада катнашу өчен гимназиядән 250 укучы һәм 10 укытучы чакырыла.Кросс 10.00 башлана.Һәммәгезне дә безнең укучыларыбыз һәм укытучыларыбызны алкышларга күмәргә чакырабыз!
07/09/09 "Бәрәңге алу"
Дүшәмбе көннән, ягъни 7нче сентябрьдән башлап, 7-11 сыйныф укучылары “Сорнай” җәмгыятендә бәрәңге алуда ярдәм итә.
01/09/09 "1 сентябрь – Белем көне!"
Гимназия укучылар өчен үз ишекләрен 14 нче тапкыр ача.Быелгы уку елында 36 бала беренче тапкыр гимназия бусагасын атлап керә.Гимназиядә 2009/2010 уку елында 348 укучы белем алачак.Һәммәгезгә дә яңа уку елында уңышлар теләп калабыз!
25/05/09 "Соңгы кыңгырау"
Бүген безнең 37 чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау чылтыраячак. Һәммәгезне дә 12.30 сәгатьтә бәйрәм тантанасына көтеп калабыз.
09/05/09 "Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы"
Бөек җиңүнең 64еллыгы уңаеннан Балтач районының хезмәт коллективлары арасында һәр ел саен уздырыла торган эстафета ярышлары булып узды. Балтач гимназиясе командасы Iнче урынны яулады.
К О Т Л Ы Й Б Ы З!!!
07/05/09 "Балаларның Яшель галәм Бөтенрәсәй экологик конкурсының регионара этабы"
Балаларның Яшель галәм Бөтенрәсәй экологик конкурсының регионара этабында гимназия укучылары призлы урыннарны яуладылар:
II урын
Мәгъсумова Энҗе
"Баллар күзлегеннән чыгып" исемле конкурсында
III урын
Заитова Умида
"Урман тормышы һәм кешеләр язмышы" әдәби публикацияләр конкурсында
К О Т Л Ы Й Б Ы З!!!
06/05/09 "XIIIнче Республика Яшь программистлар конкурсы"
XIIIнче Республика Яшь программистлар конкурсының I тур нәтиҗәләре билгеле булды. 18-19 майларда үткәрелә торган "Байтик" компьютер лагеренә безнең укучыларның да эшләре үткән:
Web-сайт номинациясендә
"Балтач гимназиясе сайты"
Программалау номинациясендә
"Электрон Телефон Справочник"
Компьютер сәнгате номинациясендә
"50 видеоуроков по Photoshop CS3"
Конкурс турында төгәллерәк информацияне монда карап була
02/05/09 "Җиңел атлетика буенча кросс"
Шимбә көнне Балтач районының 1-11 класс укучылар арасында җиңел атлетика буенча кросс булып узды. Гимназия командасы призлы II урын алды. КОТЛЫЙБЫЗ!!!
30/04/09 "Язгы ярминкә"
30нчы апрель көнне традициягә кергән язгы ярминкә үтәчәк. Төрле кирәк-яракларны арзан бәядән сатып алырга ашыгыгыз. Башлана сәг. 12.00. Кунакларны, гимназиянең дусларын ярминкәгә чакырып калабыз. Рзхим итегез!!!
17/04/09 "Л.Н.Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциясе"
Л.Н.Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциясенең икенче турына безнең укучыбыз Васильев Юрий да үтте. Алар, үзләренең эшлэрен яклар өчен, 22 апрельдә 7 гимназиядә үтәчәк конференциягә чакырылдылар... УҢЫШЛАР ТЕЛИБЕЗ!!!
17/04/09 "Җиңел атлетика"
Җомга көнне җиңел атлетика буенча гимназия беренчелеге үтәчәк. Ярышка 1-11 класс укучылары чакырыла. Башлана сәгать 14.00 ...
09/04/09 "Телемост"
Бүген видеоконференцсвязь ярдәмендә Бурятия Республикасынын Турунтай гимназиясе белэн очрашу булды...
04/04/2009 "БДИ результатлары"
27/03/09 “Н. И. Лобачевский исемендәге Х Иделбуе фәнни конференциясе”
2009нчы елның 28-29 мартларында Балтач гимназиясенең 10 укучысы Н. И. Лобачевский исемендәге X Иделбуе фәнни конференциясендә катнашып, чыгыш ясаячаклар. Укучыларның эшләрен Казан Дәүләт Университеты кафедрасы һәм факультетының әйдәп баручы белгечләре бәяләячәк. Форумда катнашучылар үзләренең материалны белүләрен, ораторлык сәнгатьләрен, белемнәрен күрсәтәчәкләр. Чыгышларында уңышлар телибез!
23-28/03/09 “Китап атналыгы”
Гимназиядә “Балалар һәм яшьүсмерләр китабы атналыгы” узачак. Барлык яшьләрне әдәби уеннарда, конкурсларда, викториналарда катнашырга чакырабыз. Җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә.
20/03/09 “Шигърият көне”
20нче мартта дөньякүләм шигърият көне бәйрәм ителә. Бу көнне гимназиянең бөтен укучыларын һәм укытучыларын шигъри марафонда катнашырга чакырабыз(тәнәфес вакытында яттан шигырьләр сөйләнәчәк. Заявкаларны 20нче кабинетка китерергә. Барыгызны да көтеп калабыз!
16-21/03/09 “Класс җитәкчеләре атнасы”
Бу атнада “Класс җитәкчеләре атналыгы” үтәчәк.
05/02/09 “Җыр һәм стройда йөрү чыгышы”
Укучыларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан 5-11нче укучылары арасында “Җыр һәм стойда йөрү” конкурсы үткәрелә. 5-7нче сыйныф укучылары 6 дәрестән соң, 8-11нче сыйныф укучылары 7 дәрестән соң чыгыш ясаячаклар.
04/03/09 “Интеллектуаль уен”
Сәгать 9да Балтач гимназиәсенең базасында әйләнә - тирәне танып белү интеллектуаль уенының икенче туры үткәрелә. Анда район мәктәпләрендә I урын алган 4 сыйныф укучылары чакырыла.
04/03/09 “Гимназия беренчелеге өчен чаңгы ярышлары”
Чәршәмбе көнне сәгать 2дә гимназиядә чаңгы буенча 2-11 класслар арасында ярышлар үткәрелә. Команда составында 3 малай, 3 кыз булырга тиеш.
25/02/09 “Ягез, егетләр!”
Бүген 8-11 класс егетләре арасында “Хәрби уеннар” конкурсы үткәрелә. Егетләребез автоматны сүтү, кору, хәрби киемне тизлеккә кию, турникта тартылу, автоматтан ату буенча ярыштылар.Киеренке көрәштән соң, 11нче Б сыйныфы егетләре 1нче, 10А егетләре 2нче, һәм 10Б сыйныфы егетләре 3нче урынны алдылар. Җиңүчеләрнең барысын да котлыйбыз!
23/02/08 “Хоккей ярышы”
Бүген Ватанны саклучылар көненә багышлап гимназиядә традицион рәвештә үткәрелә торган, Гимназия кубыгына хоккей ярышы үткәрелде. Ярышта гимназияне тәмамлаган укучылар, ата-аналар һәм укытучылар катнашында җыелма командалар төзелде. Күңелле уенда ата-аналар һәм гимназияне тәмамлаган укучыларны җиңеп, гимназия укытучылары җиңү яулады.Икенче урында - гимназияне тәмамлаган укучылар, өчтә - әти-әниләр булды.
01/12/08 “Баскетбол”
6 декаберьдә 1994-95 елгы яшьүсмерләр арасында Яшьүсмер балалар спорт мәктәбе (ДЮСШ) призына баскетбол ярышы үткәрелде. Киеренке көрәштә безнең команда Балтач урта мәктәбе командысына гына оттырып, II урынны яулады. КОТЛЫЙБЫЗ!!!
28/11/08 “Рәсемнәр конкурсы”.
Инглизчә шигырьләренә багышланган рәсемнәр конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурска барлыгы 100дән артык эш җибәрелгән. Безнең җиңүчеләр: 2)3нче урын- 1)Васильева Регина, җитәкчесе: Мукминова М.Г; 2)2нче урын- Хуснутдинова Алинә, җитәкчесе: Сәйфетдинова Н.К; 2)3нче урын- Сабирҗанова Ләйсән, җитәкчесе: Әнвәрова Л.Г.
27/11/08 “Әниләр көне”.
Кичке сәгать алтыда “Әниләр көне” үткәреләчәк. Бөтен әниләрне елдагыча чәй өстәле белән бетә торган торган кичәгә чакырып калабыз!
26/11/08 “КИТ”
Чәршәмбе көнне “КИТ- компьютерлар, информатика, технологияләр” исемле Бөтенроссия уен конкурсы үткәрелде. Барлыгы 5-11 сыйныфлардан 38 укучы катнашты.
17/12/08 “Яңа ел бәйрәмен үткәрү чаралары”
Балтач гиназиясе администраөиясе барлык укучыларны, гимназия хезмәткәрләрен якынлашып килуче бәйрәмнәр белән котлый һәм яңа елны оештыруда, үткәрүдә катнашырга чакыра. Үткәрү чараларының планын монда ук карарга була.
21/11/08. “Төбәк Семинары”
Гимназияда директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары Төбәкара Семинары уткәреләчәк.
14/11/08. “Машана йөртүче әти-әниләр”.
18.00 сәгатьә “Машана йөртүче әти-әниләр” кичәсе үткәреләчәк. Һәр сыйныфтан 5шәр ата-ана чакырыла.
06/11/08. “Мини-футбол ”.
Көзге каникулларда әти-әниләр, чыгарылыш укучылары, укытучылар һәм укучылар арасында Гайлә елына багышланган мини-футбол турниры булып узды. Киеренке көрәштә I урынны һәм 1000 сум күләмендәге призны чыгарылыш укучылары командасы яулады.
4-9/11/08. “Каникуллар”.
3 ноябрь -1нче чирекнең ахыргы уку көне.барыгызга күңелле каникуллар телибез...
02/11/08. Акция.
“Тирә юньне чүп-чардан арындырыйк” акциясе. Бу көндә Балтач районында өмә үткәрелә. Безнең Гимназиягә билгеләнгән урыннарны чистартырга кушылды.
01/11/08. “Гимназия көне”.
Укучыларны һәм укытучыларны Гимназия көне белән тәбрик итәбез. Чыгарылыш укучыларын һәм әти-әниләрне 12.00 сәгатьтә үткәрелә торган бәйрәмгә чакырып калабыз.
11/10/08. Өр-яңа сайт эшли башлады.
Гимназиябезнең яңа сайты эшли башлады. Ул түләүле NoveHost хостингында теркәлгән һәм PHP+MySQL ярдәмендә ясалган.
27/09/08 “ Кросс Наций”
Халыкны масса күләм спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт тормыш алып бару пропагандалау максатыннан Бөтенроссия йөгерү көне “Кросс наций-2008” оештырыла. Гимназиянең данын 250 укучы һәм 10 укучы яклаячак. Ярышлар Сабантуй мәйданында үтәчәк. Теркәү- 9.00да, башлана 10.00 сәгатьтә.
23-26/09/08 ”Куркынычсызлык тәгәрмәче”нең Республика конкурсы.
23 сентябрьдән 26сына хәтле Яр Чаллы шәһәрендә “Куркынычсызлык тәгәрмәче”нең Республика конкурсы булып узды, анда район күләмендә 1 урын алган Балтач гимназия командасы Балтач районының данын яклады. Барлыгы 59 команда катнашты. Гимназия командасы призлы 10нчы урынны яулады. Аннан башка һәр кешенең үз нәтиҗәләре дә исәпләнде. Ефремова Анна-фигуралы йөртү буенча 1нче урын, “Юл йөртү кагыйдәләре белгеле” конкурсында 9нчы урын 113 катнашучы арасында 6нчы урын яулады. Васильев Максим “Юл йөрү кагыйдәләре”конкурсында 7нче урын; ГригорьевВладислав фигуралы йөртү буенча 4нче урын алды. Җитәкчеләре: ТИН укытучысы Мөхәрләмов Р.К.
08/09/08 “Бәрәңге җыю”
8 сентябрьдән 7-11 сыйныф укучылары “Сорнай” җәмгыятенә бәрәңге җыярга булышылар.
04/09/08 “ Әти-әниләр җыелышы” Кичке сәгать алтыда гомуми ата-аналар җыелышы үтәчәк. Барлык ата-аналарны чакырып калабыз.
01/09/08 “ Белем көне” Укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне Белем Көне белән котлыйбыз. Бүген беренче сыйныфның 36 укучысы гимназия парталары артына утырачак. Ә барлыгы гимназиядә 336 укучы белем алачак.
|